Чүпрәледә балаларның хокукларын яклау көне үтте
20 ноябрьдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне үтте.
Чараны мәктәп коллективы белән берлектә нотариус Дилә Хәйретдинова оештырды һәм 10 "Б" сыйныф укучыларына лекция-дәрес үткәрде.
Лекция-дәрес барышында укучылар нотариусның кем булуы, аның нинди эшчәнлек башкаруы, төрле килешүләр төзегәндә ни өчен нотариус эшчәнлегеннән файдаланырга кирәк булуы, 14-18 яшьлек балаларның төрле килешүләрне ата-ана ризалыгы белән генә башкара алулары, нотариаль эшчәнлек башкару кагыйдәләре, мирасый хокукны ничек һәм кайчан рәсмиләштерә башлау кирәклеге турындагы сорауларга җаваплар алдылар. Нотариус Дилә Хәйретдинованың терминнарга ачыклык керткәндә конкрет мисаллар өстендә аңлатып бирүе дә укучылар өчен җиңеллек тудырды. Әйтергә кирәк, лекция-дәрес барышында аның катлаулы юридик терминнарны аңлаешлы итеп, гади телдә аңлатуы укучыларда кызыксыну уятты.
Дәрес бетүне белдереп, кыңгырау шалтырауга да карамастан, укучылар урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Дәреснең бик кызыклы һәм алар өчен файдалы булуын билгеләп, киләчәктә дә мондый чараларның күрәк оештырылуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев