Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә автомобильсез бер көн узачак

Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне 22 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Әлеге традиция 1998 елда Франциядә барлыкка килә. Ул елда әлеге көнне ике дистәләп кенә шәһәр билгеләп үтә. Бүген исә әлеге хәрәкәт бөтен дөньяда хуплана.

Акция кысаларында автомобильчеләргә бер көн шәхси машиналарын кулланмаска тәкъдим ителә, әлеге темага багышланган төрле чаралар оештырыла.

Әйдәгез әле, хөрмәтле райондашлар, без дә бу акциягә барыбыз да кушылып, бер көнебезне булса да автомашинасыз үткәрик. Һаман саен машинада утырып йөрү табигатькә генә түгел, сәламәтлеккә дә зыян гына бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомобильсез бер көн