Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә 2000нән артык чәчәк утыртылды

Бу көннәрдә район үзәгендә чәчәкләр утырту башланды. Быелгы җәйдә Үзәк урамны һәм паркны 2000 данәдән артык чәчәк бизиячәк.

Елның-елында әлеге эшне "Фламинго" җәмгыяте хезмәткәрләре башкара. -Әлеге эшкә быел да зур җаваплылык хисе белән тотындык,- диләр алар. -Башлап Үзәк урамны, аннан район үзәгендәге паркны матурайтачакбыз. Барлыгы җиде төрле чәчәк утыртабыз. Сальвия, бархатцы, петуния кебекләре дә бар. Әлеге сортлар салкыннарга чыдам һәм көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәктә утыралар. Чәчәкләрне Ульяновск өлкәсеннән кайтаралар. Сулар сибүне дә үзебез башкарабыз,-диләр чәчәк үстерүчеләр.

Чәчәкчеләребезнең исемнәрен дә әйтеп үтик: Ирина Ягашкина, Людмила Фадеева, Люся Фадеева, Илһам Айнуллов, Марина Ларионова, Әлфия Шарапова, Зөлфия Айнуллова. Дамир Низамов чәчәкләрне кайтара, ә Фанис Яруллин су сибә.

Бу көннәрдә, шулай ук, һәр оешма-предприятие вәкилләре дә үз территорияләрен матурайту, клумбалар ясап, чәчәкләр утырту белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр утырту