Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле үзәкләштергән китапханәләр системасы республика конкурсында катнашырга чакыра

Район үзәкләштергән китапханәләр системасы "Кырык беренчене онытмыйбыз, кырык бишенчене истә тотабыз, мәңгегә!" дигән республика фотоконкурсында катнашырга чакыра. Конкурс 2014 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс яшь буында Бөек Ватан сугышы, үткәнебез тарихыбыз хакында сәнгать аша патриотик хис тәрбияләүне максат итә. Анда 14-25 яшьтәгеләр катнаша ала.

А4 форматында башкарылган автор эшләре төсле яки аклы-каралы булырга мөмкин. Интернеттан алынган эшләр кабул ителми. Бер автор 1дән алып 5кә кадәр фотосурәтләр тапшыра ала.

Фотосурәтләрдә Бөек Ватан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең генә булуы мәҗбүри түгел. Әфганстан, Чечен сугышы геройларын да сурәтләргә мөмкин. Автор эшләре кызыклы, сюжетлы булырга, аның кайда, нинди шартларда төшерелүе хакында аңлатмасы язылырга тиеш.

Реклама

Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар һәм махсус бүләкләүләр булачак. Фотосурәтләр электрон почта аша кабул ителми. Аларны 2014 елның 1 ноябренә кадәр район үзәк китапханәсенә китереп тапшырырга кирәк.

Конкурста катнашучылардан исем, фамилиясе, әтисенең исеме, тору урыны, адресы, телефоннар, уку, яисә эшләве, гомумән ни белән шөгыльләнүе хакында тулысынча мәгълүматлар тутыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотокуонкурс