Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Интеллект-2015” фәнни конференция-конкурсында Чүпрәле укучысы җиңү яулады

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казан авиация институты тарафыннан укучылар техник иҗатының "Интеллект-2015" төбәкара фәнни конференция-конкурсы үткәрелде. Конференциянең йомгаклау этабында иң яхшы 60 проект эше каралды.

Чүпрәле данын әлеге конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 "А" сыйныфы укучысы Адел Загреев яклады. Сәләтле укучы үзенең проект эшен тәкдим итеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри Аделнең хезмәтен бик югары бәяләде һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләде. Укучыны бәйгегә әзерләүче физика һәм технология укытучысы Шамил Таҗетдиновка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Интеллект2015” фәнни конференцияконкурсы