Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары рус теле буенча Халыкара олимпиадада катнашты

3-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле буенча Халыкара олимпиада булып үтте. Ул 2014 елдан башлап, А.С.Пушкинның туган көненә туры китереп үткәрелә. Быел олимпиадада Россиянең 21 төбәгеннән, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән балалар катнашты һәм анда 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары көч сынашты.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Яфизова Айгөл һәм Яфизова Диана, Иске Кәкерле урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллина Гөлназ да әлеге олимпиадада белемнәрен сынап карады. Яфизова Айгөл, югары аллар җыеп, бәйгенең призёры булды. Укучылар мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнде, ә аларның укытучылары Мөхетдинова Энҗе Ленарис кызы һәм Айзәтова Фидания Мидхәт кызына сәләтле балалар белән уңышлы эшләгәннәре өчен министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рус теле буенча Халыкара олимпиада