Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары авиамоделизмда ярыштылар

Үткән атнада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында район мәктәпләре укучылары арасында авиамоделизм буенча ярышлар үтте.

Ярышларда укучылар әйбәт кенә күрсәткечләргә ирештеләр. Өч тур нәтиҗәләре буенча И.Хөснетдинов- беренче (очу ераклыгы -43,96 метр), И.Мухамедияров-икенче (39,40 метр), А.Рахматуллин өченче (30,23 метр) урыннарга лаек булдылар. Призлы урыннар яулаган укучылар Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

"Авиамоделирование" түгәрәген Марат Бикмухамедов җитәкли һәм балаларны авиамодельләштерү серләренә өйрәтә. Аның фикеренчә, копструкторлаштыру кешенең иҗади сәләтен үстерә һәм уй-фикерләү сәләтен активлаштыра.

Безнең республика, билгеле булганча, авиатөзелеш үзәге булып тора. Казан шәһәрендә күп кенә авиатөзү предприятиеләре бар. Бүгенге көндә алар заманча самолетлар һәм вертолетлар эшләп чыгаралар. Әлеге ярышлар да республикада авиацияне, авиатөзелешне популярлаштыру максатында үткәрелде.

-Балалар авиамодель түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Республика һәм район җитәкчелеге яшь буынны төрле яклап үстерүгә зур игътибар бирә. Ярышларда катнашкан барлык авиамодельләр дә "Авиамоделирование" түгәрәгендә эшләнделәр. Күптән түгел генә сафка баскан "Балалар иҗат йорты"нда баларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балаларга бездәге түгәрәкләрдә шөгыльләнү киләчәк һөнәрләрен сайлаганда ярап куячак дип уйлыйбыз. "Авиамоделирование" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге инде бүген үзенең киләчәген авиация яисә башка техник һөнәр иясе итеп күрә. Балаларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади яктан үсүләрен телисем килә,-ди "Балалар иҗат йорты" методисты Сиринә Сәлимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиамоделизм