Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле ветераннары “Росгосстрах” иминият компаниясе вәкилләре белән очрашты

Район ветераннары "Росгосстрах" иминят компаниясе начальнигы Илмас Низамов белән очраштылар.

28 сентябрь көнне район ветераннар советында район ветераннары "Росгосстрах" иминият компаниясе һәм бер үк вакытта "Росгосстрах" банкы начальнигы Илмас Низамов белән очраштылар.

Очрашу барышында Илмас Низамов ветераннарны "Росгосстрах" иминият компаниясе һәм "Росгосстрах" банкы тарафыннан нинди юнәлештәге эшләр башкарылуы, яңалыклар турында сөйләде. "Росгосстрах" банкы районда икенче елын эшли.

-Безнең "Росгосстрах" банкы үзебезнең бинаның икенче катында урнашкан һәм анда торак-коммуналь хуҗалыгы, ЮХИДИ штрафларын, башка банкларга кредитларны түләргә, вкладлар ачарга, банкта, шулай ук, үзегезгә шәхси счет ачып, пенсияләрегезне күчертергә, башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәүче якыннарыгызның счетларына акча күчерергә мөмкин,-диде Илмас Низамов ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Реклама

Илмас Низамов, шулай ук, "Росгосстрах" банкындагы процент ставкалары, "Марс" ритуаль программасы, аның өстенлекле яклары, ничек итеп ОАО "Росгосстрах" компаниясенең акционеры булу мөмкинлеге белән дә таныштырды.

Очрашу барышында Илмас Низамов ветераннарга "Росгосстрах" банкының эшчәнлеген чагылдырган буклетлар таратты һәм ветераннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы

2
X