Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле тармак техникумында телләр атналыгы үтте

Район тармак техникумуы төрле чаралар белән килгән кунакларны кабул итә. КВН, интернет дәресләр,истәлекле даталар уңаеннан чаралар, ачык дәресләр үткәрелә.

Үткән атнада телләр атналыгы үтте. Дүшәмбе көнне 444 төркем укучылары белән берлектә рус теле укытучылары викторина үткәрделәр. Ә ашханәдә төшке ашка рус халык ашы, 457 пешекче төркем укучылары рус халык ашларыннан күргәзмә оештырган иде. Сишәмбе -халкыбызның лирик шагыйре Хәсән Туфанга багышланган "Туфан лирикасы" дигән темага дәрестән тыш чара үтте. Чарада укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Туфан турында видео тасма күрсәтелде. Укучыларны төшке ашка пешекчеләребез татар ашлары белән каршы алды. Чәршәмбе татар һәм инглиз телләре укытучылары укучылар белән берлектә "Инглизләрнең Казанга килүе"дигән чара күрсәттеләр. Укучылар инглиз һәм татар телләрендә ике халыкның да гореф-гадәтләре, киемнәре, ашлары, җыр һәм бөек кешеләре белән таныштылар. Чуваш теле көнендә 444, 442, 457 группа укучылары чуваш теле буенча викторина үткәрде, ашханәдә чуваш халык ашлары әзерләнде, 454 группа укучылары чуваш халык ашларыннан күргәзмә, музыка астында презентация күрсәтте. Һәрбер чарадан укучылар да укытучылар да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникум телләр атналыгы