Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле пенсионерлары җиңүче

Казан шәһәрендә «Компьютер Land.Өченче буын-2015» республика конкурсы узды. Ул Россия Пенсионерлар Союзының Татарстан бүлекчәсе һәм республика буенча Пенсия фонды идарәсе «Компьютер белеме нигезләре» программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Әлеге конкурста Чүпрәле пенсионерлары да ел саен катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Әйтик, Иске Чүпрәледән Фәния Җәббарова ике мәртәбә өченче урын алуга иреште. Ә Убидан Геннадий Ярзутин бер мәртәбә җиңүчеләр унлыгына керсә, быел "ТР Электрон хөкүмәте" номинациясе буенча беренче урын алды.

-2011 елдан башлап район буенча компьютерга 10 төркем, барлыгы 165 пенсионер өйрәнде һәм менә нәтиҗәләре дә куанычлы. Конкурста Чүпрәле командасы гомум нәтиҗәләр буенча өченче урынга чыкты,-ди Пенсионерлар союзының райондагы бүлеге рәисе Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Компьютер Land.Өченче буын2015