Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле өлкәннәре – Алабугада

Соңгы өч елда Чүпрәле пенсионерлар бүлекчәсе барлык эшчәнлек йомгаклары буенча 2- 3 урыннарны алып килде. 2015 ел күрсәткечләренә нәтиҗә ясаганнан соң, Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлар союзының Дипломы һәм 45 мең сум күләмендә сертификат белән бүләкләнде.

Ул акча район пенсионерларын тарихи үзенчәлекләргә ия булган Алабуга шәһәренә, экскурсиягә алып баруга тотылды. Сәяхәткә барырга теләүчеләр, әлбәттә, күп булды. 29 июль иртәсендә өч автобусга утырып Алабугага юл алдык. Райондашларыбыз бөек рәссам И.Шишкин, гомеренең соңгы көннәрен яшәгән рус шагыйрәсе М. Цветаеваның мемориаль йортын, фельдмаршал Кутузов ординарецы Н.Дурова музей-йортын, В.И.Ленинга багышланган тарихи урыннарны, купец Д.Стахеев төзеп калдырган биналарны, электромонтер һәм элемтәче кызга атап ясалган һәйкәлләрне, борынгы Шайтан шәһәрлеген кызыксынып карады. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мәйдан күңелләрдә аеруча тирән хис калдырды. Тыл ветераннарына аерым обелиск һәм һәйкәл дә куйганнар. Монда яшәүчеләр үзләренең борынгы шәһәрләре, туган яклары белән горурлана алулары өстенә, эзләнү, булганны тагын да баетуга эшләүләре ягыннан башкалардан бер баш югары тора.

Туризм Алабугада зур адымнар белән алга атлый. Экскурсоводлар пенсионерларның сорауларына бик аңлаешлы итеп җавап та бирә беләләр. Монда экскурсоводлар өчен төзелгән тарихи материаллар елдан-ел баетыла бара. Аның өстенә сувенир, кулдан эшләнгән уенчыклар, экспонатлар ясау, аны сату эше киң җәелдерелгән, аларны ясау эшенә яшь буынны тарту максатыннан аерым түгәрәкләр эшли, клублар ачканнар. Шәһәр тарихына һәм аның бөек шәхесләренә багышлап китаплар чыгарылган. Пенсионерларыбыз сәяхәттән бик канәгать булдылар. Агымдагы елның октябрь ахырларында иң актив пенсионерларыбыз белән Санкт-Петербург шәһәренә барып кайту планлаштырыла. Өлкәннәребез дә, оныклары кебек, заманча карашлы булсын, күпне күреп рәхәт яшәсен, диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар тормышы