Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле крайны өйрәнү музеенда яшь экскурсоводлар бер экспонат тарихы турында сөйләделәр

Район крайны өйрәнү музеенда быел беренче тапкыр "Бер экспонатның тарихы" дип исемләнгән район конкурсы узды. Әлеге конкурста районның 11 мәктәбеннән яшь экскурсоводлар катнашты. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Конкурс тәртибе нигезендә яшь экскурсоводлар 10 минутлык презентация чыгышы һәм видеоматериал тәкъдим итәргә тиеш иде. Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Гүзәлия Сабирҗанова Бөек Ватан сугышыннан сукыр кайткан укытучы-ветеран хакында сөйләде, Зур Аксудан Анастасия Карчакова һәм Алешкин-Саплыктан Инна Тимошкина сугыштан хәрбиләр туганнарына язган өчпочмаклы хатларның тарихын барлады. Конкурста Уби урта мәктәбеннән Светлана Маркова, Хорновар-Шигалидан Эльза Никифирова, Яңа Элмәле урта мәктәбеннән Ирина Чашкина, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Вероника Волкова, Кече Чынлыдан Гөлгенә Миначева, Яңа Кәкерледән Айваз Закиров катнаштылар.

Реклама

Конкурска нәтиҗә ясап, мәртәбәле жюри әгъзалары иң әйбәт эш дип Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучысы Инна Тимошкинаны (җитәкчесе Петр Максимов) тапты. Икенче урын Айваз Закировка (җитәкчесе Илнур Закиров), өченче урын Светлана Марковага (җитәкчесе Наталия Куракина) бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бер экспонатның тарихы” район крайны өйрәнү музее