Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле егетләре “ВДВ” ны ярата

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлегендә армиягә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды. Анда агымдагы елның апрель - июль айларында үткәрелгән чакырылышка йомгак ясалды һәм көзге чакырылышны үткәрү буенча бурычлар билгеләнде.

Бүлек начальнигы Виль Нуруллинның әйтүенә караганда, Чүпрәле районы буенча язгы чакырылыш тулысы белән үтәлгән. Безнең егетләр Россия Кораллы көчләренең барлык төр гаскәрләренә дә җибәрелгән һәм бүгенге көндә тырышып намус белән хезмәт итәләр. Утырышта республика хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин, полиция начальнигы урынбасары Рамиль Шәйхаттаров, мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин һәм Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиленең Чүпрәле районы буенча ярдәмчесе Айрат Нәсыйбуллин катнашты. Үзәк хәрби округы штабы заданиесен үтәү йөзеннән Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларын яшь солдатлар белән тулыландыру чакыру комиссиясенең төп бурычы итеп куелды. 2015 елның көзге чакырылыш планы нигезендә, октябрь- декабрь айларында хәрби хезмәткә районнан 66 егет китәчәк.

Шунысы куанычлы, Чүпрәле егетләренең күпчелеге элиталы частьләрдә хезмәт итәргә тели, бигрәк тә аларны "ВДВ" (десант) гаскәрләре кызыксындыра. Әмма, сайлап алу конкурсы җитди. Сәламәтлекләре нык булган егетләргә генә андый бәхет тәти. Шулай да ул егетләргә "молоды" диясе килә, хәрби хезмәттән баш тартучылар бездә бөтенләй юк. Булачак солдатларның сәламәтлеге аеруча контрольдә. Үзәк хәрби округы мәгълүматлары буенча да Чүпрәле призывниклары сәламәтлек ягыннан сынатмыйлар икән. -Хәзерге вакытта солдатка озатуны оештыруда иҗтимагый оешмаларның роле шактый артты. Аларның вәкилләренә һәм ата- аналарга призывникны частькә кадәр озата барырга мөмкинлек бирелә. Чүпрәле районы егетләре Үзәк хәрби округ территориясендә урнашкан гаскәрләрдә һәм уку- өйрәнү частьләрендә хезмәт итәчәк,- ди Виль Ринатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт