Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле егете “За службу в спецназе” дигән медаль белән бүләкләнде

Иске Чүпрәле авылы егете Алмаз Шәкуров яшьтән үк үзен хәрби хезмәткә әзерли.

Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә укыган елларда барлык фәннәрне "4" һәм "5" билгеләренә генә үзләштерүдән тыш, спортта да зур җиңүләргә ирешә. Мәктәп һәм район данын яклап зона һәм республика беренчелеге өчен футбол ярышларында катнаша. Җиңел атлетика буенча да иң яхшы спортчылардан санала. Казан федераль университетының дәүләт муниципаль идарәсе факультетында укыган елларда да җиңел атлетика һәм футбол буенча үзе белем алган уку йорты командасы составында төрле турнирларда катнаша. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып кулына диплом алган Алмазны хәрби комиссариатка чакырткач та, ул үзен элиталы гаскәрләргә җибәрүләрен сорый. Чакыру комиссиясе членнары нык сәламәтле егетне ике дә уйлап тормый "спецназ" га алырга карар кылалар һәм ялгышмыйлар да. Алмаз да аларның ышаныч аклый. Солдат үз алдына куелган барлык бурычларны җиренә җиткереп үти, командирлар да аның хезмәтеннән бик канәгать. Сигез ай хезмәт итү чорында "За службу в спецназе" дигән медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт