Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле егете Марсель Гафаров министр булырга тели

Кыю, заманча яшьләр үзләрен турле өлкәләрдә сынап карыйлар. Республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләр моңа теләктәшлек күрсәтә.

Шундыйларның берсе булып, "Вверх" республика конкурсы тора. Аның максаты - конкурс җиңүчеләренә республиканың дәүләт хакимияте органнары, шәһәр предприятиеләре, иҗтимагый оешмаларында стажировка узу мөмкинлеге бирү .

Ел саен бәйгедә 18-30 яшьлек 150ләп егет-кыз катнаша. Җиңеп чыккан 10-15 кеше республиканың министрлык, ведомстволарында үзен сынап карый. 2009 елдан башлап барлыгы 100 кеше дәүләт хакимияте органнары, коммерцияле оешмаларда стажировка узган.

Быел әлеге конкурста Чүпрәле егете, Иске Чокалы авылыннан Марсель Гафаров та үзен сынап карарга булган.

-Әлбәттә, үз мөмкинлекләреңне беләсе килә. Мондый конкурсларда катнашу-киләчәктәге хезмәт юлының башлангычы да булырга мөмкин. Республика күләмендә яшьләргә шундый мөмкинлекләр тәкъдим ителүе - үзе зур ярдәм,-ди КФУның бизнес-информатика юнәлеше буенча белем алучы 4 курс студенты Марсель Гафаров.

Конурста катнашучы яшьләрне биш төрле юнәлештә бәяләгәннәр. Марсель тамашачылар симпатиясе буенча 2 урын яулауга ирешкән. Әфәрин, котлыйбыз! Октябрь ахырында нәтиҗәләр барланганнан соң, аның нинди хакимият органында стажировка узуы хакында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Вверх” республика конкурсы