Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бурычлары булган Чүпрәле эшмәкәренең милкенә арест салынды

Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлегендә «Бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенә шушы көннәрдә нәтиҗә ясалды.

-Иминият кертемнәре буенча гомуми күләме 2 миллион 166 мең сумнан артык әҗәтләре булган 46 эшкуарга карата Россиядән читкә чыгу чикләнде. Бурычлары булган 271 шәхси эшмәкәрнең эш урыннарына рейдлар үткәрелде: нәтиҗәдә алар 625 мең сум күләмендәге бурычларын түләде. Шулай ук, бурычлары шактый җыелган бер эшкуарның милкенә арест салынды.

-Районда шәхси эшкуарларның бурычларын түләттерү айлыгын озайтырга булдылар. Бүгенге көндә Чүпрәле эшкуарларының мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте буенча әҗәтләре 4,4 миллион сумнан артып китә. Шәхси эшмәкәрләр әҗәтләрен үз теләкләре белән түләмәсәләр, бурычларны кайтару буенча аларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык катгый чаралар да күреләчәк,-ди Чүпрәле Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фондына взнослар