Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штрафны интернет аша түләргә дә мөмкин

Хәзерге заман техникасының алга китүе автотранспорт белән идарә итүчеләргә дә уңайлыклар тудырды.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган очракларны фото-видео камералар теркәү документларын электрон почта аша гына да алу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге ысул машина йөртүчегә штраф турындагы мәгълүматны кыска срокларда алырга мөмкинлек бирәчәк.

-Мондый хезмәттән файдалану өчен ЮХИДИнең Чүпрәле районы буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм административ штрафларны электрон почта аша җибәрүне сорап гариза тутырырга кирәк,-ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Автоинспекция тарафыннан салынган штрафларны түләмәүчеләр белән көрәш беркайчан да туктаганы юк. Андыйларга карата законнар да кырыслана бара. Штрафларын вакытында түләмәүче шоферлар үз кесәләренә бик зур зыян сала. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергән числодан соң, 60 көннән дә соңга калмыйча, түләргә кирәк. Югыйсә, штрафын вакытында түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны вакытында түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып түләргә тиеш буласың.

Хәзер штраф түләүдә бик отышлы ысул да бар, әгәр штрафыңны 20 көн эчендә түләсәң, аның яртысын гына да, ягъни штраф квитанциясендә күрсәтелгән сумманың 50 проценты күләмендә түләп тә котылырга була. Моның өчен бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк.

ЮХИДИ идарәсендә түләү квитанциясенең эшкәртелү вакытын да исәпкә алырга кушалар. Мәсәлән, 20нче көнне кич түләнгән штраф кәгазьләре икенче көнне иртән генә эшкәртелә. Бу очракта ташлама бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар