Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штрафны 50 мең ясамакчылар

Россия чиновниклары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хөкем итүне чын-чынлап катгыйландырмакчы булалар.

Хәзерге вакытта тизлекне 60 километр-сәгатьтән арттыручыларны зур күләмле штрафка тарту турында сүз бара. "Без хокук бозуның башка төрләре өчен дә штраф күләмнәрен арттыру турында фикер алыштык, мәсәлән, тизлекне сәгатенә 120 километрга арттырган өчен штраф суммасын 50 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иттек",- дип белдерде беренче вице-премьер Игорь Шувалов. Аның сүзләренә караганда, якындагы өч атна дәвамында әлеге мәсьәлә буенча профильле ведомстволар үз тәкъдимнәрен әзерләргә тиешләр. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта тизлекне 60 км/сәг.кә арттырган өчен 2000-2500 сум штраф түләргә яисә 4-6 айга правадан колак кагарга мөмкиннәр. Әгәр И.Шуваловның тәкъдиме кабул ителсә, штраф күләме 50 мең сумга кадәр үсәчәк,- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлда йөрү

2
X