Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штраф түләмәүче 110 чүпрәлеле җәзага тартылды

Агымдагы елның беренче яртысы тәмамланырга санаулы көннәр калды.

Шушы чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәүче 110 шофер тоткарланды. Билгеле, аларның күбесе төрлечә акланырга маташа, сәбәпләр эзли. Әмма закон катгый, аның белән шаярырга ярамый. Аларның күбесе штраф суммаларын икеләтә арттырып түләде, унысы рәшәткә артына ук утырды, егермесе мәҗбүри эшкә тартылды. Законны санга сукмаучылар белән көрәш дәвам итә, аларны "аулау" максатыннан махсус рейдлар уздырыла. Кыскасы, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне җитди җәза көтә. Бурычлы шоферларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар, аннан читләшеп калучылар да әлегә очраганы юк,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев