Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штрафлары вакытында түләнмәгән унтугыз чүпрәлеле рәшәткә артына утырган

Быелның унбер аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 133 шоферга карата административ материал төзелде һәм төрле җәзага тартылды. Илледән артык кешенең штрафы ике мәртәбә арттырылган, ә менә унтугыз кеше рәшәткә артына ук утырган.

-Штрафлар белән шаярырга ярамый, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне җитди җәза көтә. Андыйларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар,-ди ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар