Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәленең яшь каләмчеләре “Сәләт”тә булып кайттылар

Күптән түгел, Татарстанның Биләр җирлегендә Сәләт уку-укыту форумнарының алтынчы сменасы – MEDIA BILER FORUM узды.

Бу сменада безнең район балалар иҗат йортының "Яшь журналистлар" (җитәкчебез Энҗе Әхмәтовна) тугәрәге вәкилләре дә катнашты. 
Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр жыелган иде. 
MEDIA BILER FORUM – ул журналистика белән кызыксынган балалар мәйданчыгы. Форум барышында балаларны радио, телевидение, SMM серләре белән таныштыру узды. 
Смена программасы остаханәләр, очрашулар һәм дискуссион мәйданчыклар белән бер рәттән , шулай ук белем бирү моделен күздә тотты. Әлеге модуль үз эчендә алган белемнәрне практикада ныгыта торган иҗади биремнәрне туплады.Шулар белән бер рәттән спорт һәм интеллектуаль уеннар да узды. Сәләттә уздырган һәр көн турбо режимда үтте. 
MEDIA BILER FORUM-га спикер итеп медиа өлкәсендә кайнаучы иң шәп белгечләр чакырылган иде. Һәр көн иртән безне кызыклы остаханәләр көтеп тора иде. 
Media Biler Forum га Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылар һәм студентлары – 1200 кеше,оештыру комитеты өчен – 300 кеше чакырылган. 
Сәләтле җәйнең зур матур ноктасы булган алтынчы форум бездә ел дәвамына җитәрлек онытылмаслык кичерешләр калдырды. Биш көн дәвамында без, шул исәптән шәхсән үзем,  Сәләтнең тату гаиләсенең бер кисәгенә әверелдек. Киләсе җәйләрдә бу җирлеккә янә  әйләнеп кайту теләге бүген үк күңелләргә  өмет, яңа иҗади уңышлар яуларга  дәрт өсти.

Реклама

Айгөл Шәрәфетдинова, "Яшь журналистлар" түгәрәге әгъзасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев