Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә штраф түләмәгән 90 шофер тоткарланды

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе турында күп шоферлар белә.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Гаепләнүчеләрнең “хәленә” керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул иткән иде. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп - хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар бу өчен бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми. Автоинспекция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның әйтүенә караганда, быелның үткән чорында гына да әлеге статья буенча 90 шофер җаваплылыкка тартылган. Шуларның 16 – сы рәшәткә артына ук утырган, 15 – се мәҗбүри эшкә тартылган, ә калганнарры штраф суммасын икеләтә арттырып түләгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X