Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә штраф түләмәүче 82 кеше җәзага тартылды

Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең “хәленә” керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп - хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар бу өчен бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткермиләр. Автоинспекция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның әйтүенә караганда, быелның үткән чорында гына да әлеге статья 82 шофер җавапка тартылган. Шуларның 12 – се штраф суммаларын икеләтә арттырып түләгән, калганнары төрле җәзага тартылган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев