Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә - “Кызыл канәфер” акциясе

Кампаниянең төп көне, әлбәттә, 22 июнь булачак. Бу көнне «кызыл канәфер» значогын күкрәгенә кадаган һәркем ветераннарга хөрмәтен күрсәтә һәм хәйрия традицияләре турында сөйли алачак.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, “Буыннар истәлеге” хәйрия фонды һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте  22 июненә кадәр “Кызыл канәфер” федераль акциясен үткәрә.

 “Кызыл канәфер” – сугыш кырында һәлак булган батырлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга рәхмәт символы. Теләге булган һәркем «Кызыл канәфер» значогын кибетләрдә сатып ала ала. Аннан кергән акчалар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүген ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган кешеләргә тотылачак. Значокны 22 июнь көнне генә түгел, ә башка вакытта да тагарга мөмкин.

22 июньдә  20.00 сәгатьтә, чүпрәлеләр  Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, шулай ук, “Хәтер шәме”акциясенә дә кушыла ала. Чара район үзәгендә, Мәңгелек ут янында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев