Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә “Хокукый марафон” узачак  

“Хокукый марафон” проекты кысаларында чаралар 2018 ел дәвамында бөтен Татарстан буенча үткәреләчәк. Бу акция айга бер тапкыр, чиратлап һәр муниципаль районда узачак.

2018 елның 17 августында 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Хокук марафоны” узачак.  
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә  “Хокукый марафон” социаль проекты тормышка ашырыла башлады.  Проектның максаты – Татарстан Республикасы авыл һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне хокукый агарту, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү.
  “Хокукый марафон”да  гражданнарга төрле белгечләргә профессиональ хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелә. Чүпрәледә узачак әлеге  акциядә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, район прокуратурасы вәкилләре, җирле үзидарә органнары, Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Татарстан Республикасы  Адвокат палатасы”, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре  һ.б. һәр кешегә кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр  бирәчәкләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев