Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә 20нче спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген 1 сентябрь Белем бәйрәме көнендә Алешкин Саплык авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Спорт мәйданчыгының төзелеше республикадагы Президент программасы нигезендә гамәлгә ашырылды. Район буенча бүгенге көнгә 19 шундый спорт мәйданчыклары бар, монысы исә 20нче булды.
Бәйрәм тантанасына Алешкин - Саплык авылы халкын һәм мәктәп укучыларын котларга Марат Гафаров һәм кунаклар килде.

Марат Гафаров яңа спорт мәйданчыгының  сәламәт яшәү тормышына уңай йогынты ясаячагына өметләрен баглап, бу өлкәдә уңышлар теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев исә район һәм республика җитәкчелегенә, төзелешне башкарган “Алтын-групп” оешмасына рәхмәтләрен җиткерде.
Капкага берече тупны Марат Гафаров керткәннән соң, уеннарга старт бирелде. Бүген беренче тапкыр анда тирә-күрше районнардан килгән футбол командалары белән ярышлар узды. Нәтиҗәдә Чүпрәле -1 урынга, Тәтеш-2 урынга, Апас- 3 урынга лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев