Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучысы Тукай яшәгән җирләрдә булып кайтты

Китап укучы балалар арасында "Сөйкемле Шүрәле" ("Обаятельный Шурале") Халыкара иҗади эшләр конкурсында  җиңү яулап, Яңа Кәкерле авылыннан Дилә Закирова бәйгенең йомгаклау чарасында  катнашты.

 

“Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсы быел тугызынчы тапкыр уза. Оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты,  “Ак калфак”  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Арча муниципаль районындагы әдәби-мемориаль ”Кырлай” комплексы.

Бәйрәмгәкилгән  кунакларны җигелгән ат белән каршы алдылар һәм Габдулла Тукайны тәрбиягә алган Сәгъди абзый Салихов музеена утырып алып бардылар. . Музейда балалар Габдулла Тукай торган өй, ишек аллары белән танышты. Балаларны Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле каршы алып, төрле уеннар уйнатты.

Шулай ук, җиңүчеләр өчен Сиразетдинова Лилия һәм Анастасия Семенова җитәкчелегендә “Татарча орнамент” “Пыялага рәсем төшерү”, һәм Алсу Юсупова җитәкчелегендә “Милли мотивта кызыл балчыктан ясалган тәлинкәләрне бизәү” мастер-классы да уздырылды.

Реклама

Монда исә балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр, иҗади яктан ачылдылар. Бәйрәмгә, шулай ук юмор остасы Алмаз Хәмзин, журналист Риман Гыйлемханов та килгән иде.

Җиңүчеләргә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыдылар.

 

Рәйнә Миначева, Яңа Кәкерле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев