Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шланга өлкәннәре "Сез–тормыш бизәге" исемле кичәдә катнашты

Олы кешеләрне хөрмәтләү йөзеннән Шланга урта мәктәбенең педагог-оештыручысы укучылар белән берлектә "Тормышыбыз бизәге сез" исемле зур бәйрәм кичәсе үткәрде.

Кичәгә төрле елларда төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәткә лаеклы кешеләре җыелган иде. Кичәдә матур җырлар, биюләр, сәхнә күренешләре, "Нәни чебиләр" биюләре башкарылды. Аеруча Румия Маллямова, Лилия Нуретдинова, Лейсан Нуретдинова, Румия Мөшәрәпова, Розалия Якуповаларның җырлары өлкәннәрнең күңелләренә хуш килде. 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучыларының, әби-бабайлар булып киенеп, сәхнә күренеше күрсәтүләре дә бик оста килеп чыкты.

Кичәдә хәзерге вакытта да лаеклы ялда булуына да карамастан, балаларга тырышып белем бирүче Рузалина апа Якупова да чыгыш ясады. Ул олы кешеләргә, үзен укыткан укытучыларга олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне