Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чайка лагеренда “яшь коткаручылар”

Шушы көннәрдә балаларның ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту буенча эшләп килүче “Акчарлак” лагеренда дүртенче смена ачылды. Аны “Яшь коткаручы” дип атадылар. 

Шул уңайдан лагерьга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр алып баручы эчке служба майоры Инсаф Шакиров килде.Сменаны ачу тантаналы шартларда башланды. Лагерьга килгән 90 бала дүрт отрядка бүленеп үзләренә символик исемнәр дә куштылар, девиз сайладылар, җыр башкардылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый, Әләмнәр күтәрелә. “Лагерьдагы ялларыгыз башлану уңаеннан ихлас котлыйм. Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калды. Шуңа күрә сентябрь җиткәнче үзегездә яңа көч тупларга һәм сәламәтлегегезне ныгытырга тырышыгыз. Ә сменаның “Яшь коткаручы” дип аталуына килгәндә, кешегә гомер бер генә бирелә, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта аннан ничек чыгу юлын табу, янәшәңдәгегә ничек ярдәм кулы сузу алымнарын белү бик тә мөһим. Сезгә болар хакында барысын да сөйләрләр, өйрәтерләр. Барысын да игътибар белән үзләштерергә тырышыгыз”,- диде Айрат Фиркатович. Әлеге хезмәт офицеры Инсаф Шакиров та балаларга нәрсә өйрәтәчәкләре турында сөйләде. Лагерь директоры Анатолий Мердюков әйтүенчә, дүртенче смена 26 августка кадәр дәвам итәчәк икән. Аларны бу чорда бик күп мавыктыргыч уеннар көтә, бик кызыклы флэш – моблар оештыру каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев