Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шаян һәм тапкыр Чүпрәле укучылары бер сәхнәгә җыелды

Район мәдәният йортында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уенының финал өлеше үтте. Аңарчы уенның зонаара ярышлары авыл җирлекләрендә узган иде.

Фестивальнең төп максаты - Чүпрәле районы территориясендә КВН хәрәкәтен үстерү, район яшьләре арасындагы дуслыкны һәм иҗатташлылыкны көчәйтү, киләчәк буында гражданлылык хисе тәрбияләү, туган телгә, гореф-гадәтләргә, милләткә карата хөрмәт тәрбияләү һ.б. Шуларның барысын да күздә тотып, район хакимияте карары нигезендә КВН уены район мәдәният һәм мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Зонаара ярышлардан соң, финал уенга 11 команда чыкты. Менә алар: «Шлангоград» Шланга урта мәктәбе, «Лебедёнки» -Матактан, "Мечтатели" - Зур Аксудан, "Непоседы" - Иске Чокалыдан,«Кәеф ничек?»-Иске Кәкерледән,«Смак»-Хорновар -Шигалидан, «Фикусы»-Иске Шәйморзадан,«Пластиковые окна»-Убидан,«Детки в клетку» - 2 номерлы иске Чүпрәле урта мәктәбе, «Чупралинские перцы»-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, «Наши чуваши»-Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе.

Уен башында командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.

-КВН- уен-көлкегә, кызыклы вакыйгаларга бай уен, биредә һәркемнән артистлык та иҗади якын килү дә сорала. Икенчедән КВНда безнең тормышыбыз да чагылыш таба, -диде Айрат Җәлалов һәм уенчыларга уңыш теләде.

КВН уены шартлары буенча беренче итеп командалар үзләрен таныштырудан-сәламләүдән башладылар. Аннан иң кызыклы вакыйга - «биатлон» ярышында көч сынаштылар. Иң соңгысы итеп, музыкаль өй эшен тәкъдим иттеләр. Уен кызу барды. Берсеннән-берсе кызык, мәгънәле күренешләрдә тарихыбыз, көнкүрешебез, тәрбияви мизгелләр чагылды. Жюри хөкеменә командалар соңгы биремдә рус халык әкиятләрен, әсәрләрдән өзекләрне заманча, бүгенге көн тормышы кадагыннан чыгып тасвирладылар

Һәр команда үзенең чыгышын иң кызыклы итеп күрсәтергә тырышты. Җанатарлар исә, үз уенчыларына актив теләктәшлек беледереп торды. Жюри әгъзалырына да җиңел булмады, командаларның чыгышы югары дәрәҗәдә башкарылды.

Реклама

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев:

-Районыбыз сәхнәсендә бүген бик матур уен булды. Дөрес, уңай һәм кимчелекле яклары да юк түгел, әмма иң мөһиме-ул яшьләребезне бергә җыйды, аларның никадәр сәләтле икәнлекләрен күрсәтте.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин:

-Беренче коймак төерле була. Әмма ләкин безнең бүгенге фестивальнең коймагы баллы булды. КВН җиңел уен түгел. Ул фикерли белүне дә, иҗади якын килүне дә таләп итә. Ни генә булмасын, әлеге уен кызыклы һәм мәктәп яшендәгеләрне дә үзенә тарта.

Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче булып, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы табылды. 2 урында -1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, 3 урында -Уби урта мәктәбе.

Командаларның һәркайсына Мактау Грамоталары, җиңүчегә исә Кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН