Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак спорт" акциясе үтте

Сәламәтлек - табигать биргән иң зур байлык.

Аның мөһимлеген, аны сакларга кирәклекне күп кеше олыгаеп, сәламәтлеген югалткач кына аңлый. Шуңа күрә олыларның, ягъни укытучыларның балалар тәрбияләүдәге төп максатларының берсе булып балаларда яшьтән үк үз сәламәтлекләрен кайгыртырга, сакларга өйрәтү, зарарлы гадәтләргә карата тискәре караш булдыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру тора. Бөтен ил күләмендә үткәрелгән "Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак спорт" акциясе дә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Акция кысаларында мәктәп күләмендә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары "Минем яраткан спорт төрем" темасына рәсемнәр ясадылар, урта һәм өлкән сыйныф укучылары "Минем сәламәтлегем үз кулымда" темасына язылган иншалар конкурсында катнаштылар,тәрбия сәгатьләрендә "Дару үләннәре", "Организмны чыныктыру", "Сәламәтлекнең дошманы" һәм башка темаларга әңгәмәләр, үткәрелде, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды. Укучылар шулай ук Ханбикова Л. К. җитәкчелегендә наркоманиягә каршы оештырылган "Пульс" проекты чыгышын карадылар. Мәктәп укучыларын спортка җәлеп итү максатында башлангыч сыйныфлар өчен "Көчлеләр җитезләр, зирәкләр", "Әгәр сәләмәт буласың килсә" дип аталган спорт ярышлары, 5-8 нче сыйныф укучылары өчен пионербол, 9-11 сыйныф укучылары өчен волейбол ярышлары, шахмат турнирлары оештырылды.

30 ноябрьдә акцияне йомгаклау этабы буларак спорт бәйрәме үткәрелде.Һәр бала үзе теләгән спорт төрендә көчен сынап карады,көчлелектә,җитезлектә ярышты.Шунда ук мәктәп директоры Халитов Илсур Ахметсафиевич акциядәҗиңүчеләрне һәм актив катнашкан укучыларны тәбрикләде, сәламәт яшәү рәвешенә өндәде.

Реклама

Бу акция күп укучылардаспортка тартылу, үз сәламәтлекләрен саклауга җитди караш булдыруда этәргеч булгандыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан