Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шахмат уйнау уйлау сәләтен арттыра

1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләрендә сигезенче ел рәттән шахмат түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәкне һәркемгә яхшы таныш булган, үзенең бар гомерен (59 ел!) мәгариф өлкәсенә багышлаган Азат Садеев алып бара.

-Ә син беләсеңме, яһүдләрдә югары уку йортына кабул иткәндә шахмат уйнатып караганнар,-дип сорады миннән шахмат остасы. -Шул рәвешле алар булачак студентларның фикер йөрешен тикшереп карый.

Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур… Мөгаллимнең шахмат турында сөйләп сүзләре бетми. Спортның әлеге төрен, кече яшьтән үк үз итә ул, һәм менә инде лаеклы ялда булуына карамастан, балаларга да бик теләп өйрәтә.

-Азат Кәримовичның дәресләре бик кызыклы, хәтта сизелмичә дә узып китә. Мин 1 сыйныфтан бирле түгәрәккә йөрим. Өйгә кайткач та бабам Фариз белән икәүләшеп уйныйбыз, әлегә мин җиңәм,-ди, уңышларына куанып, 3 сыйныф укучысы Илназ Шакиров.

Реклама

Азат Садеев укучылары арасында даими ярышлар уздырып тора, аларны бүләкләү чыгымнарын да үзе күтәрә. "Балаларның күңелен күрү, иң зур савап", ди ул.

Шушы көннәрдә "Белый ладья" дип исемләнгән ярышларда җиңүчеләрне тәбрикләү булды. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Максим Петухов, Никита Шадриков, Инсаф Ильязов, Рияз Измайлов, Илья Ильин, Илназ Шакиров, Рузиля Зайнетдинова, Булат Әмирханов Грамоталар һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат