Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чәчүлек орлыкны саклый беләсеңме?

Орлыкчылык, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүнең махсус тармагы буларак, уңышны һәм продукциянең сыйфатын арттыруда зур роль уйный.

Тикшерү материаллары хуҗалыкларда орлыклык материалның алдан әзерләнмәгән орлык саклагыч амбарларда саклануын күрсәтә. Еш кына түбәдән яңгыр яисә кар орлык өстенә төшә, аның дымланып, яраксызга чыгуына китерә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында бу аеруча нык чагыла. Чәчүлек материалларына, шулай ук, амбарлардагы корткычлар да (амбар бете, озынборын), кимерүчеләр дә (тычканнар, күселәр) зыян сала. Орлык саклагыч амбарларда орлыкны чистарту, тикшерү, амбарны дезинфекция-ләү өчен барлык шартлар да тудырылган булырга, складларның эчке стеналарында бернинди дә ярыклар булмаска тиеш, чөнки нәкъ менә әлеге ярыкларда, тишекләрдә амбар корткычлары үрчеп ятарга мөмкин.

Орлыкларны саклаганда төрле сорт һәм культура орлыклары бер үк җирдә саклануын да әйтәсем килә. Ә аларның кайберләре исә дәүләт стандартларына да туры килми, аларның сортлы һәм чәчүлек орлык булуын дәлилләүче тиешле документлары да булмый. Моннан тыш, күпчелек хуҗалыкларда орлыкларны исәпкә алып баручы китаплар да юк. Орлыкларның сайланып алыну акты дөрес тутырылмаган, сортның исемнәре, документның номеры һәм кайтарылу датасы язылмаган, комиссия әгъзаларының имзалары белән ныгытылмаган очраклар да бихисап.

Реклама

Тикшерү барышында алда санап үтелгән кимчелекләр ачыкланган очракта, барлык җаваплы хезмәткәрләр дә административ җаваплылыкка тартылачаклар. Аларга әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен предписаниеләр биреләчәк. Ә аларны үтәү исә-мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык сатып алу