Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чәчәк корткычыннан сак булыгыз

"Мин чәчәкләр, гөлләр яратам. Базарда, яисә кибеттә күңелемә ятышлы чәчәк орлыгы күрсәм, шундук сатып алып, өй каршындагы бакчага утыртам. Чәчәк кибетләре яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм. Әмма соңгы вакытларда чәчәкләремә, гөлләремә нидер булды, аларның яфракларында сары таплар барлыкка килә, аннан соң сулалар, һәлак булалар. Ни эшләргә дә белмим....

Газета укучыбызның соравына җавап алу максатыннан газета корреспонденты ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзаровка мөрәҗәгать итте.

-Әйе, күпчелек хатын-кызларыбыз хәзер чәчәкләр, гөлләр үстерү белән мавыга. Бу бик кызыклы шөгыль, әмма күп вакыт һәм игътибар таләп итә. Чыннан да, кибеттән сатып алганда гөлләр бик матур була, әмма өйгә алып кайтып үстерә башлагач, беркүпме вакыт үткәч үзгәрәләр. Яфраклары тигез булмаган сары-аксыл төскә керә, сары таплар белән каплана, соңрак гөлнең бар матурлыгы югалып, ул яраксызга әйләнә. Мондый күренешләр трипс өчен характерлы. Трипс-ул ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул үсемлекләрнең 300 төрен зарарларга сәләтле. Хризантема, роза чәчәкләрен, яшелчәләрдән кыярны аеруча "үз итә". Әлеге корткыч зарарлаган яшелчәләрнең уңыш бирүчәнлеге кими, чәчәкләрнең матурлыгы югала. Корткычлар төрле вирусларны күчерүгә булган сәләтләре белән дә куркынычлар әле. Трипслар 0,9-1,2 мм озынлыктагы аксыл-сары яисә куе көрән төстәге бөҗәкләр. Корткычлар ябык грунтта бертуктаусыз үрчеп, сезонына 12-15 буын бирә алалар. Личинкалар һәм үскән бөҗәкләр үсемлекләрнең күзәнәк сыеклыклары белән тукланалар. Үсемлекне бөҗәкләр ашый башлаган чорда башлап яфракларда сары таплар, көмешсыман штрихлар барлыкка килә. Корткычларның саны арткан очракта, үсемлек үлә башлый. Трипс утырту материалы белән тарала. Корткычлар киң таралган очракта үсемлекләрне фитоверм препараты белән эшкәртергә кирәк. Эшкәртү вакытында инструкциядә күрсәтелгән барлык таләпләрне дә үтәү зарур. Бер тапкыр эшкәртү белән икенчесе арасындагы аралык 7-10 көн булырга тиеш. Өй шартларында үстерелә торган гөлләрне исә урамга алып чыгып эшкәртергә киңәш ителә. Калифорния чәчәк трипсының республика территориясендә таралуын кисәтү максатында "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре яшелчә, чәчәк үсентеләрен үстерү һәм сату белән шөгыльләнүче теплицаларны һәрдаим тикшереп торалар. Ә менә районнарда чәчәкләр һәм гөлләр сату белән шөгыльләнүче гражданнар һәм оешмалар РФның башка регионнарыннан кайтарылган чәчәк продукцияләре турындагы мәгълүматларны карантин бүлегенә хәбәр итәргә бурычлылар. Бу очракта, әлбәттә, әлеге продукцияләрнең фитосанитар торышы уңай булуын раслаучы документларның булуы да шарт. Ә менә өегезгә чәчәк яисә гөл сатып алганда сатучыдан аларның фитосанитар хәлен раслаучы карантин документын таләп итәргә һәркем хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәк корткычы