“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте iPad белән бүләкли
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 15 апреленнән 30 июньгә кадәр күпләп газета-журналларга язылучылар өчен акция үткәрә. Иң зур бүләк -iPad.
Бәйгедә катнашу өчен "Татмедиа" АҖнең газета-журналларына язылырга кирәк. Моны интернетта http://www.tatpost.ru/Podpiska адресы, шулай ук Татарстан дәүләт хезмәт порталы аша, яисә почта бүлегендә дә эшләргә мөмкин.
Теге яки бу журналга язылу турындагы квитанцияләрнең күчермәсен podpiska@tatmedia.ru яки 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2, «ТАТМЕДИА» АҖ адресына, "конкурс" дип, язып, җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев