Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бүген мөселманнар Гашура көнен билгели

Бүген бик олы көн - Гашура көне. Мөхәррәм - изге ай.

Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары).
Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз ("Тәүбә" сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: "Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә".
Бу айда бер бик олы көн бар - Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 23нче октябрь). Гарәп теленнән "гашура" дигән сүз "унынчы" дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: "Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз", - дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән:"Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак",- дигән.

Реклама

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?" - дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр", - дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сүрәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашура көне