Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Борындыкта яшәүче берәү табылган ачкычлар белән инструментлар урлый

2013 елның 6 октябрендә була бу хәл. Көндезге сәгать икеләр тирәсе. Борындык тимер юл станциясендә яшәүче Сергей Куликов Х. Әхмадуллин хуҗалыгы яныннан үтеп барганда, рәшәткә буеннан бер төргәккә бәйләнгән берничә ачкыч табып ала.

Ачкычларның әлеге йорт ишекләренә яраганлыгын да бик тиз абайлый ул. Шул ук көнне, төнге унберләр тирәсендә Сергей Куликов үзенең мәкерле планын гамәлгә ашыру максатыннан, Әхмадуллинар йорты янына килә һәм тирә яктагы тынычлыктан файдаланып ишек алдына үтә. Ачкыч яраштырып гараж ишеген ача һәм берничә төрле электр дриле, электр ышкы һәм электр шомарткыч урлап чыга. Урланган инструментларның гомуми бәясе 4623 сум 90 тиенне тәшкил итә. Суд утырышында С. Куликов үзенең гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләре өчен үкенүен белдерде һәм бик үк катгый хөкем бирмәүләрен сорады. Әлбәттә суд җинаятьнең нинди күләмдә башкарылуына карап, тиешле хөкем карарын да билгели. Бу очракта 25 яшьлек Сергей Куликов РФ Җинаятьләр кодексының 158 нче маддәсендәге 2 нче бүлекнең "б" пункты буенча җәзага тартылды. Хәзер ул сигез ай төзәтү эшләрендә эшләп, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына түлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урлау