Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Болгар-Туган тел”дә булдым

Июнь аенда Болгар шәһәрендә "Болгар-Туган тел" проекты уздырылды. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә 600 гә якын бала җыелган иде.

Әлеге проект татар телен, мәдәниятен үстерү, өйрәнүгә, татар теленә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Мин дә әлеге бер атналык палаткалы лагерьдә ял итеп кайттым. Без халкыбызның танылган бөек шәхесләре исемен йөрткән җиде аланга (Сара Садыйкова, Муса Җәлил, Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Рудольф Нуриев, Бакый Урманче, Шиһабетдин Мәрҗәни) бүлендек. Һәр көнне концерт, КВН, кичәләр, дәресләр, мастер-класслар, Болгар шәһәре буенча экскурсияләр оештырылды. Очрашуга танылган шәхесләр - композтор, язучы, КФУ профессорлары, фотографлар, алып баручылар (Йолдыз Миңнуллина, Хатыйп Миңнегулов, Кадрия Фатхуллова, Ильмир Низамов, Җәүдәт Сөләйманов (Әдип Әлмир), Алисә Замалиева, Илсур Нафиков, Рабит Батулла,Фәнис Җиһанша, һ.б.) килде. Анда үзара татар телендә сөйләшеп-аралашып, ана телебез турында булган белемнәребезне тирәнәйттек.

Соңгы көндә Татарстанның Мәгариф һәм Фән министры Энгель Фәттахов белән дә очрашу булды. Балаларның: "Лагерь бик кыска булды, икенче елга озайтып булмас микән" дигән тәкъдимен Энгель Фәттахов уйлап карарга, дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “БолгарТуган тел”