Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт ала
2014-Мәдәният елы кысаларында Татарстанда 12 ноябрьдән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт ала.
Әлеге проет 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Проектта беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша алалар. 12 ноябрьдә мәдәният системасындагы китапханәләр базасында Бердәм мәдәни дәрес үткәрү планлаштырылган.
Проект өч төрле номинациядән торачак:"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы"; "Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"; "Иң әйбәт мәдәни әти-әни".
12 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр беренче этапта "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы" номинациясе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә 2015 елның 1 январеннан 25 майга кадәр икенче этапта "Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм "Иң әйбәт мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңүчеләр барланачак. Җиңүчеләрне республикакүләм мәдәни чараларда катнашу көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев