Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бер урында таптанма!

13 октябрь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 28 укучысы һәрчак үрнәк булырга ант итте.

2004 елның 6 августында мәктәптә беренче мәртәбә милиция профилендәге сыйныф оеша. Инде алты ел буена 5 сыйныф чыгарылган. Анда тәрбия алган 84 укучының 25 проценты төрле вузларда белем ала. Профиль сыйныфта, мәктәп программасыннан тыш, хокук дисциплинасы законнарын, үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр. Үзләренең физик әзерлекләрен камилләштерү, медицина белемнәре нигезләрен өйрәнү, стройда йөрү әзерлеге үтү, хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнүләр, спорт секцияләрендә шөгыльләнүләр дә оборона -спорт профильле сыйныфның киң программасына кертелгән.

Район мәгариф бүлегенең баш белгече Гөлфия Яфизова укучыларның район, республика конкурсларында, олимпиадаларда өстенлек алучылар арасында булуына куанычын белдерде.

Эчке эшләр бүлеге начальнигының профилактика мәсьәләләре һәм халык белән эшләү буенча урынбасары Әмир Әхмәдов: "Мәктәптә һәм җәмәгать урыннарындагы тәртипне саклауда сезне полициянең уң куллары итеп күрәсе килә,-диде.

Тантана барышында укучылар ата-аналарга җыр-биюләрен дә бүләк иттеләр.

"Һәрчак алга! Бер урында таптанма!" дигән девизлары укучыларны яңа үрләргә әйдәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев