Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Белем алу–рухи үсеш ул

Бер дустымның шаяртып кына: "Укыган кеше көтүне дә әйбәт көтә" дип әйткән сүзләре колактан китми. Кайсы гына чорда яшәсәк тә, әлеге хакыйкатьнең хаклыгына иманым камил.

Укырга, белемгә омтылырга беркайчан да соң түгел. Ә яшьләргә теләсә кайсы уку йортының ишеге һәрчак ачык. Соңгы елларда мәгариф системасына "ЕГЭ" дигән сискәндергеч термин килеп керүгә дә карамастан, югары уку йортлары студентларга мохтаҗлык кичергәне юк әлегә. Хәер, моңа балалар да, ата-аналар да күнегеп киләләр. Уку йортлары турында сүз чыккач, Казан социаль һәм гуманитар институтының студентларны кабул итү буенча райондагы бүлекчәсе куратор- методисты, Россиянең һәм Татарстан Республикасының мәгарифтәге казанышлары өчен медале иясе Кадрия Фәезовага берничә сорау бирдек.

-Кадрия Гарифулловна, сез үзегез дә әлеге уку йортында "Югары мәктәпләр укытучысы" квалификациясен үзләштердегез. Сүзне институт белән танышудан башлыйк әле?

-Безнең институтның чишмә башы 1991 нче елга барып тоташа. Ә аның районда эшли башлавына быел нәкъ 10 ел тулды. Шуны да искәртим, 1998 елда әлеге институт белем бирү эшчәнлеген бергә алып бару турында Казан федераль университеты белән килешү төзеде. Биредәге уку процессында заманча электронлы технологияләр актив кулланыла. Институт динамикалы үсү юлында. Аның студентлары республика, бөтенроссия һәм халыкара фәнни- практик конференцияләрдә, олимпиадаларда һәм ярышларда катнашалар. Монда юридик, икътисад, психология, тәрҗемә һәм реклама факультетлары уңышлы гына эшләп килә. Ун ел эчендә 166 райондашыбыз әлеге институтны тәмамлап белгечлек һәм дәүләт үрнәгендәге диплом алды. Алар арасында 80 ләп юрист, 70 ләп икътисадчы, 10 лап чит телләр укытучысы, 3 психолог һ.б. белгечләр бар. Аларның һәркайсы үзләре сайлаган һөнәр буенча уңышлы гына хезмәт куя. Бүген бездә укып чыккан укучыларны мәктәпләрдә, саклык банкында, хокук саклау органнарында, суд приставында, нотариаль конторада, пенсия фондында, эшмәкәрлектә һәм башка тармакларда очратырга мөмкин. Шуңа игътибар итик, көндезге бүлектә уку вакытында армия хезмәтен кичектереп тору мөмкинлеге бирелә. Югары квалификацияле укытучылардан алган белемле белгечләр хезмәт базарында да үз урыннарын тиз табалар.

-Укырга керү тәртибе белән дә таныштырып үтсәгез иде?

-Моңа кагылышлы барлык сораулар белән дә безгә, ягъни район газетасы редакциясе бинасында урнашкан консультация бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә Казандагы уку йорты Профсоюзлар урамындагы 13/16 номерлы йортка урнашкан. Югары белем белән барлык факультетларда һәм барлык юнәлешләрдә уку срогы 3 ел, профильле урта-махсус белеме булганнар 3,5 ел укыячаклар. Урта белем белән, ягъни урта мәктәпне тәмамлучыларга 5 ел укырга туры киләчәк. Институтта студентларның ялын тиешенчә оештыру буенча да нәтиҗәле эш алып барыла, ял итү һәм бәйрәм кичәләре оештырыла. Студентлар шулай ук иҗади сәнгать коллективларында һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр. Гомумән, әлеге уку йортында үзеңнең талантыңны бар яктан да ачарга тулы мөмкинлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укырга кая барырга?