Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бәяләр июльдән артачак

1 июльдән халык өчен "зәңгәр ягулык" бәясе үсеше -15 процент, электр энергиясенең бер ставкалы тарифы үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Узган елдагы кебек, быел да коммуналь хезмәтләргә тарифлар 1 январьдан күтәрелмәде. Республика халкы газ, җылылык, электр энергиясе һ.б. хезмәтләр буенча тарифлар үсешен 1 июльдән генә сизәчәк. 2013 елның 1 июленнән халык өчен зәңгәр ягулык бәясе 15 процентка күтәреләчәк, электр энергиясенең бер ставкалы тарифы үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Җылылык белән тәэмин итүгә килгәндә, анда кайбер яңалыклар көтелә. Билгеле булганча, узган елның сентябреннән республикада җылылык тарифларын катнаш субсидияләү бетерелде. Шул рәвешле, халык белән сәнәгать предприятиеләре бердәй шартларга куелды. Су белән тәэмин итү буенча тарифлар үсеше уртача- 5, су бүлү тарифлары үсеше 7 процентка планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр утка газга