Чүпрәледәге "Акчарлак" йөзү бассейны саунасы һәр көнне эшли
Район халкының сәламәтлеген кайгырту һәм йөзү спортын пропагандалау максатыннан "Акчарлак" йөзү бассейны райондашлар һәм килгән кунаклар өчен барлык уңайлыкларны да булдырырга тырыша.
-Шуларны истә тотып, 1 октябрьдән көн саен кичке сәгать биштән саунаны эшләтергә булдык. Авыл кешесе җәйге- көзге мәшәкатьләрдән соң, кичке буш вакытын файдалы үткәрергә дә хокуклы. Тренажер залларының да ишекләре һәрчак ачык,- ди бассейн мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы Сиринә Миначева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев