Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I республика фестивалендә Чүпрәле районы укучысы җиңү яулады

23-25 майда Казан шәһәрендә балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I Республика фестивале узды. Фестивальгә бөтен республикадан җыелган 1200дән артык мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты.

Фестиваль кысаларындагы "20 иң яхшы идея" дип исемләнгән бәйгедә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Нияз Җәлалов (җитәкчесе Ш.Х. Таҗетдинов) үзенең иҗади проекты белән катнашып җиңү яулады, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, махсус кубок белән бүләкләнде. Инновацион технология иҗади яшьләр үзәгеннән Альберт Фомин (җитәкчесе Ф.А.Яфизов) 3D принтерда эшләнгән кул протезы моделе белән чыгыш ясап, бәйгенең катнашучысы таныклыгына ия булды.

Шулай ук безнең районнан балалар иҗат йортыннан И. Волков, А. Кутюмов остазлары Ф.М. Муратов, М.К. Бикмөхәммәтов белән берлектә картинг һәм авиамодельләштерү буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары И. Азизов, С. Юсупов физика һәм технология укытучысы Ш.Х. Таҗетдинов белән берлектә технология кабинетында эшләнгән проектларын һәм робот техникасын күрсәттеләр. Марс урта мәктәбеннән Р. Вәлиуллов (җитәкчесе И.Ш. Раимов) агачтан эшләнгән әйберләр белән таныштырды.

Район мәгариф бүлеге хезмәткәре Р.Ф.Низамова җитәкчелегендә барган әлеге команда иҗади идеяләр белән рухланып, киләчәктә үтәсе яңа бәйгеләргә омтылып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I республика фестивале