Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Балалар китабы атналыгы" узды

Икенче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле.

Бу бәйрәмне 1967 нче елдан алып, Г. Х. Андерсен туган көнендә бөтен дөнья бәйрәм итә. Шул уңайдан безнең Иске Шәйморза урта мәктәп китапханәсе бу вакыйганы балалар китабы атналыгы кысаларында үткәрде. Каникулдан соң мәктәп тормышы "Балалар китабы атналыгы" белән башланып китте. Атналыкның беренче көнендә "Кояшкай" бакчасы балаларын китапханә "И, бу әкиятләр дөньясы" дигән әдәби экскурсиягә дәште, бу чарадагы күңелле уеннарда, мавыктыргыч викториналарда балалар бик теләп катнашты. Уеннар белән генә чикләнеп калмадык, шулай ук, китапханәдә китапларны урнаштыру тәртибе белән дә таныштырып, аларга күзәтү ясадык. Сабыйлар өчен китап иле бик кызык булу сәбәпле, аларның китапка мәхәббәтләрен арттыру теләге белән, китапларны ничек уку,ничек саклап тоту кагыйдәләре турында да әңгәмә уздырылды.

Билгеле, баларлар өчен бу яңа бер ачыш иде, алар бик кызыгып китапларны карадылар,һәрберсе үзенекен эзли иде сыман..

Шулай ук, 1-2 сыйныф укучылары өчен китапханәгә экскурсия оештырылды. Билегеле,алар инде китапның ни икәнлеген белеп тә күреп тә өлгергән кешеләр, ләкин алар бу китап дөньясының киңлеген, байлыгын белеп бетермиләр бит әле, шуңа күрә алар өчен дә "Китап-дус та, киңәшче дә" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Укучылар күренекле язучылар, яңа китаплар турында мәгълүмат алдылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, китап тарихы, аны язу этаплары, китапханә һәм китаптан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, яңа кайткан матур, бизәкле китаплар күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Дәреснең азагында балалар өчен уен рәвешендә биремнәр бирелде, һәммәсе бу биремнәрне кызыксынып үтәде.

Атналыкның икенче көнендә мәктәптә "Балалар китабы - сихри бер дөнья" - диеп исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән тыгыз бәйле булганлыктан, әкиятченең балачагы, иҗаты турында әңгәмә уздырдык. Авторның тормыш юлы, әкиятләре турында кыскача белешмәләр белән укучылар чыгыш ясады. Эшебез максатыбыз күзлегенннән чыгып эшләнелде. Нинди максат дисезме? Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

"Әкиятне таны", "Сүзләрне тап", «Әкиятне дәвам ит…» дип аталган бәйгеләрдә, презентацияләр белән әзерләнгән дәрестә кызыксыну белән тулган күзләр күп иде.

Алдагы көндә башлангыч сыйныф укучылары белән озайтылган көн группасында С.Я.Маршак әсәрләре буенча интерактив уен-сәяхәткә чумдык. Бу уен танып-белү күнекмәләрен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну тәрбияләү,әсәрдән уңай һәм тискәре геройларны аера белергә өйрәтү максаты куелган иде. Дәрес барышында С.Я.Маршак әсәрләре буенча викториналар үткәрелде.

Дүртенче көнендә: "Күп укыган - күп белер" дигән тема буенча 7-8 нчы сыйныф укучылары арасында интилектуаль уен оештырылды. Бу яшьтәге балалар инде китап белән яхшы таныш. Шунлыктан алар өчен китап турында булган табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр, язучыларның китап турында әйткән цитаталарын кертеп оештырылды.

Бер генә бала да атналыкта катнашмыйча калмады. Һәр сыйныфта кызыксындыргыч бәйгеләр, китап турында стенгазеталар, яраткан әсәрләргә иллюстрация күргәзмәләре оештырылды, дәреслекләр торышы тикшерелде. Һәр чара балалар өчен яңа бер ачыш иде, шуңа да, күрәсең, алар барлык үткәрелгән конкурс, сәхифәләрдә бик теләп катнаштылар.

Атналык җиңүчеләрне билгеләү һәм тәбрикләү белән тәмамлады. Бу көнне һәр җиңүче үзенә тиешле бүләген алды (грамота,рәхмәт кәгазе, тәмле призлар). Гомумән әйткәндә, бу атналык балалар китабы атналыгыннан китап бәйрәменә әверелде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар китабы атналыгы