Өстәмә компенсация алу өчен гаризаларны һәр айның ахырына кадәр тапшырырга мөмкин
2014 елның 1 январеннан балалар бакчаларына түләү артты.
Исегезгә төшерәбез, бу суммадан ата-аналар, өстәмә компенсация ала алачак. Район халкын социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова әйтүенчә, бүгенге көнгә сабыйларын балалар бакчаларына йөртүче ата-аналардан әлеге өстәмә компенсацияне алу өчен 502 гариза кабул ителгән. Бу балаларын бакчага йөртүче ата-аналарның 85 проценты дигән сүз.
-Өстәмә компенсация алу өчен соңга калдык, дип әти-әниләр бер дә хафаланмасын. Гаризалар кабул итү дәвам итә. Тиешле документлар белән һәр айның ахырына кадәр идарәгә килергә мөмкин,-ди бүлек мөдире Ольга Хисамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев