Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бакчачылар өчен

Күптән түгел "Яз" нәшриятендә Татарстан бакчачыларының мәхәббәтен яулаган галим Фарсель Зыятдиновның "Ямь һәм тәм, яки безнең бакча" һәм "Ямь һәм тәм, яки яшелчә бакчасы" дип исемләнгән китаплары дөнья күрде.

Икътисад белгече, агроном, бакчачы Фарсель ага "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Тәм һәм ямь" тапшырулары аша Татарстандагы гына түгел, ә бәлки читтә яшәүче татарларга да яхшы таныш, аның бакча һәм андагы җиләк-җимеш культураларын тәрбияләү, эшкәртү, үстерү, аларны ашлау, тукландыру, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары турындагы мәгълүматларын һәр бакчачы көтеп ала.

Китапның беренче томында алма, груша, карлыган, слива, чия, кура һәм бакча җиләкләре, япон айвасы, ирга, кытай лимоннигы кебек үсемлекләргә зур игътибар бирелгән. Икенче томда бәрәңге, кәбестә, кыяр, помидор кебек яшелчәләрне ачык һәм ябык грунтта үстерү, корткычларга каршы көрәшү һ.б чаралар яктыртылган. Китаплар төсле рәсемнәр, белешмә мәгълүмат белән баетылган.

Һәр җиләк культурасына аерым бүлек, бүлек ахырында шул үсемлеккә кагылышлы, бакчачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Әлеге китаплар турында кызыксынган кешеләр белешмә өчен 2-26-42 телефонына шалтыратсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча җиләкҗимеш, яшелчә