Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чуваш Бизнәсе авылындагы бәхетсезлек очрагы суд тарафыннан производствода дип табылды

2013 елның 22 декабрендәге фаҗига килеп чыкканчыга кадәр, Раиса Никифорова җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс- Чүпрәле" җәмгыятенең Чуваш Бизнәсе авылында ферма мөдире булып эшли.

Шушы көнне ул ял булуга карамастан, иртәнге сәгать алты да ук фермага эшкә килгән һәм дүрт сәгатьтән соң аның үле гәүдәсе ферма территориясендә табыла. Әлеге фаҗига уңаеннан махсус комиссия производствода бәхетсезлек очрагы дип акт төзи. Әмма 22 декабрь- ял көне булганлыктан, табельгә "эш көне түгел" дип билге куела һәм шуңа сылтама итеп Татарстан Республикасы буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондына караган региональ бүлекчәнең 14 нче номерлы филиалы мәрхүмәнең гаиләсенә бер миллион сум күләмендә акча түләүне нигезсез дип саный. Суд утырышында Василий Никифоров хатыны Раисаның һәр көнне эш урынында булуы, ял көннәренә дә карамастан фермага килүе турында сөйләде. 2013 елның 22 декабрендә дә ул иртүк фермага- эшкә киткән. Җавап тотучының вәкиле Э. Донченко да судта әлеге дәгъваны таныды һәм Раиса Никифорованың 22 декабрьдә эш урынында булып хезмәт вазифасын башкаруы һәм фаҗиганең дә производстводагы бәхетсезлек очрагына туры килүен аңлатты. Тупланган барлык материалларны карап чыкканнан соң, район суды әлеге дәгъваны дөрес дип тапты һәм бәхетсезлек очрагы производствода булуы турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд