Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Башваткыч"та Чүпрәле районы почтамты җитәкчесе җиңде

-Мәктәптә укыган елларда ук кроссвордлар, төрле башваткычлар ясый идем, чишәргә дә яраттым. Буш вакытларым булса әле дә аларны читкә куймыйм,- ди Чүпрәле районы почтамт җитәкчесе Назыйм Нәфиев.

"Татарстан- Яңа гасыр" телевидение каналындагы "Башваткыч" тапшыруына чакыру алгач та куанып куя әле ул. Анда "Татарстан почтасы"ның Кама Тамагы, Саба һәм Чүпрәле районнарындагы почтамт җитәкчеләре үзләренең тапкырлыкларын һәм үҗәтлекләрен күрсәтергә тиеш булалар.

24 сүздән торган кроссвордны чишүдә якташыбыз Назыйм Нәфиев иң күп балл җыеп җиңү яулый. Тиздән ул тапшыруны "Татарстан- яңа гасыр" каналы аша да күрсәтәчәкләр. Һәр шимбә көнне, кич 20 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак "Башваткыч" тапшыруын күздән ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башваткыч" тапшыруы