Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ау сезоны башланды

21 апрельдән 30 апрельгә кадәр язгы ау сезоны ачылды.

Бу чорда ау сезоны нормалары буенча бер аучы көненә 2 каз һәм 3 ата үрдәк ату белән генә чикләнергә тиеш. Ана үрдәкләрне ату, гомумән, тыела. Моннан тыш, иртәнге сәгать 10нан алып кичке 17.00 сәгатькә кадәр ау вакытына, чикләү кертелә. Шулай ук, ау вакытында электрон җайланмалар, атарга яраклы кош тавышларын чыгару тыела.

Реклама

-Ауга чыккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мәслихәт. Ау кагыйдәләрен үтәмәгәннәрне исә КОАПның 8.37 маддәсе буенча җәзага тарту каралган. Хәзерге вакытта бердәм федераль үрнәктәге ау билетларын бирү эше дәвам итә. Аны алу өчен Буа шәһәре, Роза Люксембург урамы, 159нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул итү көннәре: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр,- ди әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп хайваннар дөньясын һәм алар яшәгән тирәлек объектларын саклау, контрольдә тоту һәм файдалануны көйләү буенча районара бүлеге башлыгы Михаил Филин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ау

2
X